Лениногорск Дәүләт техника күзәтчелеге хезмәте АІ категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукын алу өчен имтиханнар кабул итте.
Чарада Бөгелмә муниципаль районы буенча дәүләт техника күзәтчелегенең баш дәүләт инженер-инспекторы Сергей Попов та катнашты. Имтиханның теоретик өлеше өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесенең уку кабинетында узды, анда курсантлар имтихан билетларын компьютерларда чиштеләр.
Практик өлештә исә кар һәм сазлыкта йөри торган транспорт чарасын йөртеп карадылар.
Имтихан бирергә дип килгән 8 курсантның җидесе имтиханны уңышлы тапшырды, дип хәбәр итә Гостехнадзорның Лениногорск буенча баш инженер-инспекторы Илнур Галимов.
Уңышлы тапшыручыларга тракторчы-машинист таныклыгы биреләчәк.
Нет комментариев