Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Владимир Ковалев истәлегенә городки уеннары узды (+фотолар)

Аның истәлегенә турнир 9нчы тапкыр уза.

Лениногорскиның “Юность” стадионында городки уеннары мәйданчыгында, Татарстанның көнькя-көнчыгышында, шул исәптән Лениногорскида городки уеннары үсешенә зур өлеш керткән Владимир Семенович Ковалев истәлегенә турнир узды.

Ковалев 1931 елда Воронежда туган, ә 1957 елдан  язмышын Лениногорск белән бәйләгән.  Ул  25 ел дәвамында “Нефтеавтоматика” уку үзәге директоры булып торган. Турнир ачылышында катнашкан шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова әйтүенчә, Владимир Ковалев инициативасы белән Лениногорскида беренче уен мәйданчыклары төзелгән һәм анда городки уеннары уздырылган. Аның җитәкчелегендә городки спорты буенча беренче команда оешкан.

 “Шунысы шатлыклы: Владимир Ковалев салып калдырган эз дәвам итә, спорт яратучы ветераннар даими рәвештә  ярышлар уздыралар, шулай ук яшьләрне җәлеп итәләр бу уенга”, - ди Гөлфирә Рафикова.

Ковалевтан соң городки уенын дәвам итүченең берсе – Сергей Якшигулов. Аның әйтүенчә, Владимир Семенович спортны яраткан, городки уенына зур игътибар биргән.

Бүгенге турнирда Владимир Ковалевның хатыны һәм ике кызы – кунак булып килгәннәр иде, алар да уеннарны күзәттеләр.

Городки уенында ир-атлар һәм хатын-кызлар катнашты. Лениногорск политехник колледжда физик тәрбия буенча педагог булып эшләүче Айгөл Рахматуллина городки уены белән соңгы елларда ныклап торып шөгыльләнә башлаган.

“Спорт белән кечкенәдән кызыксынам, ә городки уены соңгы елларда гына. Сергей Якшигулов һәвәскәрләр арасындагы турнирга чакырган иде, мин ул вакытта беренче урынны алдым. Городки уены миңа бик ошый, спортның башка төрләренә ошамаган ул, монда төгәллек тә, җитезлек тә кирәк. Бүгенге уенда да җиңәрмен дип уйлыйм. Бу уенга студентларны да җәлеп итәбез. Май аенда студентлар арасында турнир булган иде, ЛПК студентлары городки уенында беренче урынны алдылар”, - ди Айгөл Рахматуллина.

Спортның әлеге төрендә Фәридә Усманованы еш күрергә туры килә.  Ул – Лениногорск Пенсионерлар союзы рәисе. 2021 елдан городки уены белән шөгыльләнүче ханымның уңышлары да бар. “Май аенда Әлмәттә муниципальара турнир узды, Лениногорск ветераннары беренче урын алдык, хатын-кызлар да, ир-атлар командасы да җиңүче булды. Городки уены миңа бик ошый. Саф һавада физик үсеш алу. Шулай ук  бу уен ярдәмендә фикер йөртү дә физик яктан арта”, - ди Фәридә Усманова. 

Бүгенге уенда да аңа бәхет елмайган,  16 ыргытуда 32 бураны бәреп төшергән иде.

Розалия Мостафина

Рамия Гарифуллина фотолары


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев