Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида халык мөрәҗәгатьләре өчен «Ромашка» чат-ботны эшләтеп җибәрделәр

Телеграм-каналда ул.

Лениногорскилыларның мөрәҗәгатен кабул итәр өчен һәм алар белән элемтә булдырыр өчен  телеграм-каналда чат-бот булдырдылар.

Чат-бот ул –  администрация органнарына халык белән турыдан-туры онлайн-каналда аралашырга мөмкинлек бирә торган виртуаль ярдәмче. Ул халыкның мөрәҗәгатьләрен һәм тәкъдимнәрен кабул итү, алар нигезендә карарлар эшләү, иң мөһиме – район һәм шәһәр территориясендә яшәүче кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту өчен билгеләнгән.

Әлеге чат-ботта нда шәһәр проблемасы буенча заявка калдырырга яки кирәкле мәгълүмат алырга мөмкин.

Оештыручылар әйтүенчә, әлегә ботның кайбер чикләүләре бар: җаваплар эш вакытында гына киләчәк, әмма бу мөрәҗәгатьне күрмәгәннәр дигән сүз түгел, барлык заявкалар да игътибарга алына. Барлык мөрәҗәгатьләрнең эчтәлеген район башкарма комитеты җитәкчесе карый ала.

Виртуаль ярдәмчене Ромашка дип атаулары очраклы түгел, исеме Ромашкино нефть ятмасына алып килә. Чатны эшләтеп җибәрүнең беренче көнендә үк 52 мөрәҗәгать килгән, шулардан территорияне төзекләндерү, торак-коммуналь, шәһәрара транспорт эшенә бәйлеләр бар. Моннан тыш, Чайковский урамында хәрәкәт оештыру, Боз сараенда трибуналар урнаштыру питбайклар өчен стадион төзү һәм башка кайбер тәкъдимнәр килгән.

Ромашка – чат-ботка сылтама: https://web.telegram.org/a/#7830698567

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев