Лениногорскида Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Конституциясе көннәре уңаеннан чаралар
Бәйрәм чаралары.
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне, 6 ноябрь – Татарстан Конституциясе көне.
Лениногорскиның мәдәният учреждениеләре, яшьләр оешмалары, китапханәләр, музей чаралар әзерли.
4 ноябрьдә шәһәр Мәдәният сараенда “Гаиләдә бергәләп” дигән чара узачак. Керү бушлай.
Әлеге учреждение 6 ноябрьдә исә лениногорскилыларны һәм кунакларны Татарстан Конституциясенә багышланган концертка чакыра.
Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музее Халыклар бердәмлеге көнендә Иске Писмәндә чара уздыра. 6 ноябрьдә музей ВКонтакте социаль челтәрендә республика тормышына багышланган викторина әзерли.
“Высота” яшьләр үзәге 1 ноябрьдән башлап, 4 ноябрьгә кадәр Лениногорск яшьләреннән бәйрәм белән котлаган видеороликлар төшерүне оештыра.
Китапханәләргә дә кагылып чыгарга онытмагыз. Аларда да чаралар үтәчәк.
фото: Лениногорск-информ, узган ел архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев