Лениногорскида Хәтер һәм Кайгы көнендә Мәңгелек ут янында митинг була
22 июнь - Хәтер һәм Кайгы көне буларак тарихка кереп калды.
Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Нәкъ шул көнне, 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта СССР 27 миллион кешесен югалткан.
22 июньдә 10.00 сәгатьтә Лениногорскида Мәңгелек ут янында митинг була.
21 июньдә – 20.00 сәгатьтә шулай ук Мңәгелек ут янында «Хәтер шәме» акциясе узачак.
Шул көнне түбән сулык амфитеатрында 20.30 сәгатьтә «Помилование» нәфис фильмы күрсәтеләчәк. (12+)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев