Лениногорскидагы политехник колледж турында яңа җыр чыгарачаклар
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскидагы политехник колледж турында яңа җыр чыгарачаклар

Уку йорты үзенең юбилеена әзерләнә.

Тиздән политехник колледж 70 еллыгын билгеләп үтәчәк. Колледжның иң матур җырлаучылары Казанга барып, яңа җыр да яздырып кайткан.

Юбилейда әлеге җырны ишеттерергә җыеналар.  Вакыйгага 15 көн генә калган.

Политехник колледж уку йортындагы чараларны 70 еллыкка багышлап үткәрә. әйтик, социаль челтәрдә челлендж башлап җибәрделәр. Уку йорты фонында фотолар урнаштыралар.

 

фотолар: https://vk.com/gapou_lpk

 


Нет комментариев