Яңа уңышлар - горурлык.
Лениногорскиның М.Хәертдинов исемендәге балалар рәсем сәнгате мәктәбе хәбәр иткәнчә, 2025–2026 уку елында узган Россия рәссам-педагоглар берлеге (Мәскәү) җитәкчелегендәге балалар иҗатына багышланган зур күләмле проектның йомгаклау этабы нәтиҗәләре билгеле булды.
Лениногорск балалар рәсем сәнгате мәктәбенең 4 нче «А» сыйныф укучысы Фәхретдинов Азамат (укытучысы - Эльмира Толстова) — Бөтенроссия рәсем диктантының Гран-при бәйгесе призёры.
Рәсем сәнгате мәктәбенең яшь рәссамнары ел саен бәйгенең Гран-при ияләре булып тора. Быел Азамат — Татарстан Республикасыннан бердәнбер җиңүче. Яшь рәссамга уңышлар һәм җиңүләр телибез.
Нет комментариев