Казанда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханованың кабул итү тантанасы булып узды.
Чарада республикабызның үрнәк 48 гаиләсе катнашты. Әлеге чараның хөрмәтле кунаклары арасында Лениногорск районыннан Мортазиннар гаиләсе дә бар иде.
Гаилә башлыгы – Фәрит Илфатович “Шифа” ТПК директоры вазифасында эшли. Ә хатыны – Раушан Габдрәшитовна Лениногорск Балалар йорты директоры.
Хезмәтләре өчен берничә тапкыр Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгәннәр.
Мортазиннар гаиләсе иңне-иңгә куеп, 25 ел бергә тормыш итә. Өч бала тәрбияләп үстергәннәр: ике ул һәм бер кыз. Балаларын лаеклы итеп тәрбияләүгә зур өлеш кертәләр.
фотолар: ЗАГС бүлеге тәкъдим итте
Нет комментариев