Лениногорскилы сорау бирә: авыру әнине караган өчен түләнәме?
-Әнигә инвалидлык билгеләделәр. Мин аны караган өчен түләүне рәсмиләштерә аламмы? Ул кайсы вакыттан алып түләнә башлый? Марина Власова, Лениногорск
Бу сорауга Пенсия фонды идарәсенең Лениногорск бүлеге клиент хезмәте җитәкчесе Ильмира Садеева җавап бирде.
-Хезмәт яшендәге эшләмәүче гражданнар беренче төркем инвалидны, яисә 80 яшьтән өлкәнрәк кешене караса, аларга түләү бар. Алар компенсация яисә ай саен түләнә торган түләү ала. Ул авыру кеше караучы гражданин барлык кирәкле документлар һәм гариза белән Пенсия фонды идарәсенә мөрәҗәгать иткән айдан алып түләнә башлый. Айлык түләү авыру кешене караган чорда гына түләнә. Әгәр түләү билгеләнгәннән соң күпмедер вакыттан эшкә урнашсагыз, бу турыда биш көн эчендә Пенсия фондына хәбәр итәргә тиешсез. Моның өчен үзегез килеп, гариза язарга кирәк булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев