Лениногорскилылар Актүбәдә узган «Аударыш» ярышыннан алты призлы урын һәм җиңү белән кайттылар
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар Актүбәдә узган «Аударыш» ярышыннан алты призлы урын һәм җиңү белән кайттылар

Ат спортының милли төре буенча «Атларда көрәш» (Аударыш) үтте.

4 апрельдә «Актүбә» ат спорты мәктәбе территориясендә, Азнакай районы, Актүбә поселогы, «Азнакайнефть» нефть-газ табу идарәсенең 70 еллыгына багышланган «Татнефть» Ачык Кубогына “Аударыш” ярышы үтте. 

Ярышларда Башкортстанның дүрт районыннан (Аургазы, Баймак, Бурзянский, Октябрьский ) һәм Татарстанның 9 районыннан: Кукмара,  Чистай, Тукай, Сарман, Азнакай, Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск, Казан,  шулай ук Ставрополь краеннн спортчылар катнашты.

12 яшүсмер һәм 57 ир-ат атларда көрәш буенча осталыкларын күрсәтте.

Лениногорск районын тәкъдим итүче спортчыларыбыз сынатмады. Менә аларның нәтиҗәләре:

80 килограмм авырлыкка кадәрге яшүсмерләр арасында 3нче урынны Айдан Ситдиков алды.

70 кг-га кадәрге ир-егетләр арасында 2нче урында – Нияз Галиуллин һәм 3нче урында – Самад Нәбиуллин.

80кг-га кадәрге ир-егетләр арасында 1нче урында – Арслан Сахапов.

100 кг-га кадәрге авырлыкта – Раниль Әхмәтҗанов икенче урынны алды.

100 килограммнан өстә ир-атлар арасында 1нче урынны Динар Хәйбриев  алды.

Команда зачеты буенча Лениногорск районы җиңүче булып танылды,

2 урында – Бурзян районы (Башкортстан)
3нче урында – Кукмара
4нче урында – Азнакай
5нче урында – Актүбә  ат спорты мәктәбе.

 

фотолар: Фәрит Нәбиуллин тәкъдим итте.



Нет комментариев