Лениногорскилылар чыпчыклар санын алуда катнаша ала
Акция башлана.
Биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитетының Лениногорск бүлеге табигать сөючеләрне, табигатьне саклау оешмалары активистларын һәм кыргый табигатьне фотосурәткә төшерергә яратучы фотографларны Бөтенроссия чыпчыклар исәбен алуда катнашырга чакыра. Йорт һәм кыр чыпчыкларын исәпләү буенча акция 8-16 август көннәрендә уза.
“Кыштан аермалы буларак, җәй көне чыпчыкларны күзәтү катлаулырак бурыч булып тора. Әгәр салкыннарда канатлылар бер агачта тыгыз булып, төркемнәргә җыелсалар, җәй көне алар территория буйлап таралалар, бу аларны күрү өчен күп вакыт таләп итә. Ә менә җәй ахырына кошлар ике бала үстерергә өлгерә һәм зур гаиләләр булып күчеп йөри. Шуңа күрә сораштыру августта үткәрелә. Бу чорда тикшеренүчеләр максатчан рәвештә сирәк очрый торганнарны – стандарт булмаган төстәге (аберрант төстәге) кошларны һәм гибридларны эзлиләр, бәлки бу яктан лениногорскилыларга да уңыш елмайыр. Моннан тыш, кыр чыпчыкларының шәһәр кварталларына оя кору өчен керүләре дә кызык булачак”, - дип аңлата ТР биоресурслар буенча дәүләт комитетының Лениногорск бүлеге башлыгы Игорь Демин.
Аның сүзләренчә, мондый исәпкә алулар мохитнең экологик торышын бәяләү өчен мөһим, чөнки күп кенә илләрдә, бигрәк тә Европада, чыпчыклар санының бик тиз кимүе күзәтелә, аның сәбәпләре әлегә кадәр ачык түгел. Акциядә катнашучыларның барысына да шәхси статистикасы булган исемле электрон сертификатлар бирелә.
Белешмә
Татарстанда чыпчыкларны исәпкә алу буенча кышкы акциядә 401 кеше катнашкан, 6948 чыпчык санаганнар. Лениногорскилылар да читтә калмады. Ә иң активлары: Бөгелмә, Буа, Зәй, Яшел Үзән, Алабуга, Казан, Минзәлә, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Тәтеш районнарында яшәүчеләр. Җәйге исәпкә алуны үткәрү тәртибе һәм юнәлеш бирү кагыйдәләре белән Татарстан Республикасы биоресурслар комитеты сайтында җентекләбрәк танышырга мөмкин.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев