Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар дөньякүләм «Татарча диктант» акциясенә кушыла ала

24, 25, 26 апрель көннәрендә “Татарча диктант” узачак.

2026 ел татар дөньясы өчен Габдулла Тукай елы дип игълан ителде. Шул уңайдан унберенче тапкыр уздырылачак дөньякүләм «Татарча диктант» белем тикшерү акциясе бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланачак.

Лениногорскида 35кә якын мәйданчыкта татарча диктант язу оештырылачак. Диктант язу шәһәр һәм район мәктәпләрендә, шулай ук авыл мәдәният йортларында, авыл җирлекләрендә, Үзәк китапханәдә, китапханәләрдә, балалар бакчасында оештырылачак, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының Лениногорск бүлекчәсе җитәкчесе Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова. 

Чара мәктәп укучыларын, студентларны, укытучыларны, мәдәният өлкәсендә эшләүчеләрне, лаеклы ялдагыларны, шулай ук татар телен өйрәнүче башка милләт вәкилләрен берләштерә. Акциядә катнашу ирекле һәм бушлай. Яшенә, җенесенә, белеменә һәм һөнәренә карамастан, анда һәркем катнаша ала.

Чара ике форматта оештырыла: офлайн, ягъни махсус мәйданчыкка килеп, бу мәктәпләр, китапханәләр һәм онлайн – рәсми сайт аша (https://diktant.tatar).

11нче гимназия диктант язарга теләүчеләрнең барысын да 25 апрельдә 10.00 сәгатьтә гимназиядә көтеп калабыз, дип хәбәр итте.

Диктант нәтиҗәләре акция уздырылганнан соң 30 көннән дә соңламый сайтка урнаштырыла. Аларны исем-фамилия һәм телефон номеры буенча белеп була.

 

Р. Мостафина фотосы. Фото:  узган елгы диктант акциясеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев