Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск Эчке эшләр бүлегендә балалар экскурсиядә булды

Лениногорск мәктәп яны лагеренә йөрүче балалар җәйге каникулда экскурсияләргә бара. Чираттагысы Эчке эшләр бүлегенә булды.

6 нчы мәктәпнең мәктәп яны лагеренә йөрүче балалар Лениногорск эчке эшләр бүлегендә экскурсиядә булды.

Лениногорск Эчке эшләр бүлеге ветераннар советы рәисе Кулзихан Утешова балалар белән музей буйлап экскурсия үткәрде, Эчке эшләр бүлегенең тарихы белән таныштырды. Хезмәт вакытында батырларча һәлак булган хезмәткәрләр турында сөйләде. Шулай ук, еллар узу белән полиция хезмәткәренең киемнәре ничек үзгәрүен күрсәтте. 

Экскурсия барышында юл хәрәкәте кагыйдәләре турында да онытмаска, аны дөрес үтәргә кирәклеге турында да әйтелде. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт учреждениесенең Лениногорск бүлеге начальнигы Зөлфия Рахмановада һәм ЮХИДИ идарәсе башлыгы Елена Никитина өс киемендә яктырткыч элементларының булуына да, велосипедта, самокатта йөргәндә наушникларның ни дәрәҗәдә зыянлы булуына да басым ясады. Гидроскутер, самокатларда юл кырыеннан йөрмәскә, ә парк яисә махсус урыннарда гына йөрергә, дип сөйләде алар. 

Эчке эшләр бүлегенең ОРЛС бүлеге җитәкчесе Екатерина Шукова укучыларга социаль челтәрләрдә сак булырга, таныш булмаган кешеләр белән аралашмаска, үзең турында чит кешегә бернинди дә мәгълүмат бирмәскә икәнлеге турында әйтте. 

Укучылар әлеге очрашудан бик канәгать калды һәм тагын очрашырга теләк белдерде. Экскурсия кызыклы һәм мавыктыргыч булса, икенче яктан балалар белемнәрен дә ныгытты, дисәк ялгыш булмас.

Мәгүлүмат Лениногорск Эчке эшләр бүлегенең Телеграм-каналыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев