Лениногорскилылар эшмәкәрләр җыенында катнашты
Татарстанда кече бизнес, фермерлар һәм хакимият вәкилләрен берләштергән XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узды.
Өч көнлек җыенның программасы бай булды. Катнашучылар авыл территорияләрен үстерү турында фикер алышты, районнардагы тәҗрибә белән танышты һәм быел форумның үзәк темасы булган хәләл-индустриягә аерым игътибар бирде.
Чарада Россиянең 37 төбәгеннән, шул исәптән Татарстан районнарыннан 900 делегат катнашты.
Лениногорск районыннан Шөгердәге РАЙПО рәисе Руслан Хәсәнов һәм “Алмакай” ат утары җитәкчесе, фермер Фәрит Нәбиуллин иде.
фото: ТГ-канал М.Гирфанов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев