Лениногорскилылар Казахстанда узган  «Тәңкә алу» Чемпионатында катнашты
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар Казахстанда узган «Тәңкә алу» Чемпионатында катнашты

Казахстан Республикасында “Тәңкә алу” дисциплинасы буенча Азия Чемпионаты узды.

Тәңкә алу – ул атта чабып барган килеш җирдән кечкенә яньчекне эләктереп алырга кирәк.

Россия Федерациясе җыелма командасына лениногорскилылар да керде, аерым алганда, “Алмакай” ат утары җитәкчесе – Фәрит Нәбиуллин, ул команда вәкиле иде. Р. Салахов – команда тренеры. Команда спортчылары арасында Куакбаш егете Нияз Галиуллин һәм Айдан Хәйруллин бар иде. Алар да «Алмакай» ат утарыннан.

Нәтиҗәдә Нияз – 4нче урынны, Айдан – 6нчы урынны алды. Ниязга бронза медаль алу өчен 1 яньчек кенә җитмичә калган. 

Чемпионатта 5 илдән катнаштылар: Россия, Казахстан, Үзбәкстан, Монголия, Кыргызстан.

 

фото: «Алмакай» телеграм-каналыннан

 

 


Нет комментариев