Лениногорскилылар өчен яшелчә, җиләк-җимеш сыйфаты буенча кайнар линия эшли башлый
Гигиена һәм эпидеомиология үзәгенең Әлмәт филиалы, Лениногорск бүлекчәсе җиләк-җимеш һәм яшелчә продукциясе сыйфаты, куркынычсызлыгы буенча “кайнар линия” оештырылуын хәбәр итә.
“Санитар калкан – сәламәтлек өчен куркынычсыз” федераль проектын тормышка ашыру кысаларында үткәреләчәк “кайнар линия”нең вакыты: 31 июльдән 11 августка кадәр.
Әлеге аралыкта лениногорскилылар яраклылык срогы, сыйфаты буенча сорауларын бирә алалар.
“Кайнар линия” телефоннары: (885595) 5-17-44, 5-14-35, 5-25-87.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев