Лениногорскилылар өчен кулланучылар хокукы буенча “кайнар линия” эшли
16 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокукы көне билгеләп үтелә.
Шул уңайдан “ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәге”нең Әлмәт филиалы “кайнар линия” оештыра.
Быел кулланучылар хокукы көне «Тотрыклы яшәү рәвешенә гадел күчү” девизы белән узачак.
Әгәр сезнең кулланучыларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауның актуаль мәсьәләләре буенча сорауларыгыз бар икән,
кайнар линиягә: 8-85595- 5-17-44, 5-14-35, 5-25-87 телефоннары буенча шалтырата аласыз.
Кайнар линия 11 марттан 22 мартка кадәр эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев