ЛЕНИНОГОРСКИЛЫЛАР, СЕЗ ЯЛКАУМЫ? (тест)
үзегене сынап карагыз
Ялның кайсы төрен яратасыз?
Актив ( 1 балл)
Уңайлы диван һәм телевизор (3)
Кәефкә карап( 2)
Җөмләне дәвам итегез:
“Эш ул- ...”
Тормыштан канәгатьлек чарасы (1)
Акча эшләү мөмкинлеге (3)
Вакыт үткәрү (2)
Әгәр эшегездә кыенлыклар туса, сез...
Аны берәр ничек җиңәргә тырышасыз (1)
“Барысы да узачак, бу вакытлыча гына”, - дип үзегезне тынычландырасыз (2)
Кыенлыклардан качарга тырышасыз (3)
Өегезне еш җыештырасызмы?
Көн саен (1)
Атнага 3 тапкыр (2)
Атнага 1 мәртәбә (3)
Туганнарыгыз, дусларыгызга шалтыратырга иренгән чаклар буламы?
Әйе, еш кына (3)
Еш түгел, тик булгалый (2)
Беркайчан да (1)
5-8 балл. Берни эшлисе килмәгән чакларыгыз була, әмма андый көннәр күп түгел. Димәк, сез ялкаулар исемлегенә кермисез.
9-11 балл. Эшегез кызыксыз тоела башлауга, ялкауланасыз. Көндәлек тормышта да кызык әйберләр табып булуын аңлап җиткермисез.
12-15 балл. Диван колына әйләнә башлагансыз.Әгәр болай дәвам итсә, ялкаулык тәмам басачак! Торыгыз, селкенегез, тормышта телевизор караудан кызыграк нәрсәләр бар...
"Ирек мәйданы" мәйданыннан
фото:pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев