Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар «Тормышка таба 10 000 адым» акциясендә катнашты

Әлеге акция күтәренке кәеф бүләк итә.

Лениногорскиның Түбән сулык территориясендә «Тормышка таба 10 000 адым» акциясе узды. Бу хакта Яшьләр эшләре, спорт идарәсе хәбәр итә.

Акциягә 60 тан артык кеше кушылды. Күбесе биредә танышларын очратты, кайберләре яңа иптәшләр тапты. Физик күнегүләр ясап алгач, түбән сулык территориясен ике тапкыр әйләнеш ясадылар.

Соңыннан акциядә катнашучыларны кайнар чәй һәм конфетлар көтеп тора иде. Әлбәттә, грамоталар тапшырылды. Аннары барысы бергә фотога төште һәм күтәренке кәеф белән таралыштылар. 

Табиблар әйтүенчә, кеше көненә 6-10 мең адым үтәргә тиеш. Бу йөрәкне, кан тамырларын ныгыта.
 

фотолар: УДМС

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев