Лениногорскилылар зур этнографик диктантта катнаша ала
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар зур этнографик диктантта катнаша ала

Мәгърифәтчелек акциясе

Зур этнографик диктант – ул Россиядә яшәүче халыкларның мәдәнияте белән таныштыручы, шулай ук этномәдәни грамоталылыкның гомуми дәрәҗәсен бәяләргә мөмкинлек бирүче проект.

Быел Зур этнографик диктант»ның X юбилей бөтенроссия акциясе узачак.

Диктант 1- 8 ноябрь көннәрендә узачак. Диктантны ике төрле юл белән язып була, дип хәбәр итә Лениногорск Мәгариф идарәсе.

Диктантны оффлайн язу өчен шәһәрнең 2нче мәктәбенә килеп язырга була. Ул 7 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә була.

Әгәр диктант язу мәйданчыгына килергә мөмкинчелек булмаса, ул чакта онлайн язып була, моның өчен 1 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр  акциянең рәсми сайтына керергә кирәк:  www.miretno.ru

Диктант тест рәвешендә үтәчәк. Нәтиҗәләр 25 декабрьдән соңга калмыйча билгеле булачак.

Укучыларны, педагогларны һәм Россия халыклары мәдәнияте турында белемнәрен тикшерергә теләүчеләрне Мәгариф идарәсе диктантка  чакырып кала.

фото: Татар-информ
 


Нет комментариев