Лениногорскиның 10нчы сыйныф егетләре биш көнлек хәрби- уку җыеннарында катнаштылар
Хәрби әзерлек
Чистай муниципаль районының "Ватан" хәрби-патриотик эш һәм хәрби хезмәткә кадәрге яшьләрне әзерләү үзәге" базасында Лениногорск районының белем бирү учреждениеләренең 10 нчы сыйныф укучыларының (егетләрнең) хәрби хезмәт нигезләре буенча биш көнлек уку җыеннары узды.
Уку җыеннарында 2нче, 5нче, 6нчы, 7нче, 10нчы мәктәпләрдән, 11нче гимназиядән, 12нче лицейдан, Шөгер урта мәктәбеннән,Зеленая Роща, Иске Куак мәктәбеннән барлыгы 60 укучы катнашты.
Җыеннарда катнашучылар тактик, физик, хәрби-медицина, шулай ук радиация-химик һәм биологик яклау, хәрби хезмәт иминлеге нигезләре һәм гомумхәрби устав буенча әзерлек үттеләр. Ярышларның төрләре буенча нәтиҗәләр ГТО исәбенә керде.
Уку җыеннары йомгаклары буенча барлык катнашучылар да уңай бәя алды, дүрт катнашучы: Александр Абыденков (12 нче лицей), Иван Терентьев (12 нче лицей), Камил Кашапов (2 нче мәктәп»), Илья Евсеев (7 нче мәктәп) уку җыеннары отличнигы булдылар.
фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2461549.htm



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев