Лениногорскиның 1788нче сайлау участогында бәйрәм атмосферасы
Сайлау участогы комиссиясе рәисе урынбасары Владимир Укскинның ике вакыйга бергә туры килгән: сайлау комиссиясендә эшли, туган көне дә.
Гомер бәйрәме белән шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова котлады, Рәхмәт хаты тапшырды. "Сез «ТНГ-ЛенГИС»җәмгыятенең тәҗрибәле белгече. Эшләү дәверендә квалификацияле белгеч буларак үзегезне таныттыгыз”, - диде Гөлфирә Мәҗит кызы.
57 яшен Владимир Александрович туган көнен эш урынында каршылый. Сайлау комиссиясе рәисе урынбасары вазифасында 15 еллап эшли. ТНГ-ЛенГИС җәмгыятендә производствоны тәэмин итү начальнигы булып 2002 елдан бирле көч куя.
“Администрациядән туган көн белән килеп котлагач, күңелем булды. Көтелмәгәнчә килеп чыкты. Рәхмәт үзләренә. Туган көнемнең сайлау көненә туры килүенә борчылмыйм. Россия Президенты сайлаулары – зур вакыйга, мондый көн минем өчен зур әһәмияткә ия”, - ди Владимир Александрович.
Ә туган көнен кайткач, гаиләсе янында билгеләп үтәчәген әйтте.
1788нче сайлау участогы шәһәрнең 3нче мәктәбендә урнашкан. Биредә барлыгы 1007 сайлаучы кеше. 14 кеше – беренче тапкыр сайлаучы.
Розалия Мостафина, автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев