Лениногорскиның 3 нче бакча балалары «Юл белеме академиясе»н узды
3 нче балалар бакчасында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча профилактик чара узды.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар уеннар һәм эстафеталар аша юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүдә ярыштылар. Бу чарада дәүләт автоинспекциясенең Лениногорск районы буенча бүлеге вәкиле катнашты.
Ул бәйгедән соң балаларны уңышлы җаваплары өчен мактау сүзләре әйтте, аларны юлларда игътибарлы булырга өндәде.
Бәйрәм азагында барлык катнашучыларга Юл куркынычсызлыгы дәүләт учреждениесенең профилактика бүлеге файдалы бүләкләр тапшырды.
Әлеге бүләкләр –юлларда үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләрен ныгыту өчен өйрәтүче дәфтәрләр.
фотолар: дәүләт автоинспекция бүлегеннән




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев