Лениногорскиның 3 нче спорт мәктәбе грек-рим көрәшчеләре елны уңышлы нәтиҗәләр белән башлап җибәрде
Шушы көннәрдә алар регионара турнирда призлы урын алуга ирештеләр.
Бөгелмәдә үткән “Снежинка” турниры Россиянең атказанган тренеры Р.М. Садыйковның 70 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылган иде.
Бәйгедә Россия төрле төбәкләреннән 25 команда катнашты, Самара, Казан, Яр Чаллы, Лениногорск, Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Урыссу, Октябрьский, Азнакай, Ульяновск, Түбән Кама, Чистайдан килгән көрәшчеләр саны 150гә җитте.
Шәһәребезнең яшь грек-рим көрәшчеләре яңа башланган елның беренче бәйгеләреннән үк үзләрен оста спортчылар, ярышларның әйдәп баручыларыннан булуларын күрсәттеләр.
Шактый күп көрәшче көч сынашкан, көндәшлек аеруча зур булган ярышларда яулап алынган дүрт бронза медаль моның дәлиле булып тора. Медальләрне Камил Мөхәммәтҗанов, Сергей Лобанов, Ярослав Хәкимов һәм Матвей Косарев яулады.
фото: 3нче спорт мәктәбе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев