Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның «Ак калфак» оешмасының уңган ханымнары калфак тегү буенча мастер - класс күрсәттеләр

Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә Лениногорск шәһәренең «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының алтын куллы кызлары калфак тегү буенча мастер - класс уздырдылар.

 

Бу хакта үзәк китапханә сайты хәбәр итә.

"Калфаклы кызлар татар хатын-кызларының баш киеме бизәген тәшкил иткән калфак, аның тарихы, милли тегү үзенчәлекләре хакында туры эфирда осталыклары белән бүлештеләр.

Калфак - элек-электән безнең татар хатын-кызларының иң нәфис баш киеме булып саналган. Бер карасаң, энҗе-мәрҗән кулланып тегелгән калфак чоры узды сыман. Әмма без Татарстанга, татарлар яшәгән кайсы гына өлкәгә барсак та урамда, зиннәтле сәхнәләрдә, халкыбызның гореф-гадәтләре белән бәйле мәдәни чараларда калфаклы гүзәл затларны күргәч күңелләребез күтәрелеп китә, үзеннән-үзе җанда милли горурлык хисләре туа. Халкыбыз әнә шулай үз гореф-гадәтләрен, милләтне милләт иткән җыр-моңнары, ак калфаклары белән киләчәккә атлый.

Туры эфир аша калфак ясау серләре белән бүлешкәннәре өчен Лениногорск шәһәре “Ак калфак” оешмасының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Тәслимә Рафиковага, оешма әгъзалары Сәрия Миргасыймовага, Лилия Әфәндиеваларга рәхмәтебезне белдерәбез", - дип язалар  китапханә сайтында.

https://vk.com/lenskcbs?w=wall-148191948_923

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X