Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның әти-әниләр комитеты республика бәйгесендә призлы урын алды

Түбән Камада “Тату сыйныф серләре” республика конкурсының зональ этабы узды.

Анда дүрт муниципаль районнан: Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Түбән Камадан барлыгы 6 команда катнашты.

Лениногорск районы данын 2нче мәктәпнең 6 “Б” сыйныфы әти-әниләре һәм укучылары яклады (сыйныф җитәкчесе -  Анастасия Валерьевна Ершова).

Искә төшереп үтик: 6 “Б” сыйныфы муниципаль этапта 14нче, 10нчы,1нче мәктәпләр белән үзара ярышты һәм беренче урынны яулаган иделәр. Шулай итеп алар зональ этапта катнашу хокукы алдылар.

Түбән Каманың 38нче лицее базасында узган зональ этапта һәр команда күргәзмә әзерләгән иде, алар монда үз эшчәнлекләре турында сөйләде.

Бәйгенең беренче этабында «Наш веселый, дружный класс!» визит карточкасы булды. Ә икенче этапта һәр команда үз проектын яклады.

Лениногорскиның 2нче мәктәбенең 6 “Б” сыйныфыннан катнашучы гаиләләр: Мөхәмәтшиннар, Булатовлар Уховлар, Комбаровлар, Хамматовлар, Трофимовлар “Семья и школа, действуем вместе!” темасына проект тәкъдим итте.

Нәтиҗәдә, 6 “Б” сыйныфы “Тату сыйныф серләре” республика конкурсының зональ этабында өченче урын алды. Әлеге класс үзенең бердәмлеген, дуслыгын, осталыгын, мәктәп эшчәнлеге турыдан-туры ата-аналар белән бергә алып барылуын исбатлады.

 

фотолар: Регина Мөхәмәтшинадан

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев