Лениногорскиның Чайковский урамындагы җир асты юл кичүендә ремонт эшләре башланды
Уңайлылык өчен.
Лениногорскида уңайлы мохит тудыруга игътибар бирәләр, шушы көннәрдә шәһәрнең Чайковский урамындагы җир асты юл кичүендә ремонт эшләре башланды.
Әлеге җир асты юл кичүендә ремонт кирәклеге турында карар шәһәрнең Чайковский урамы микрорайонында яшәүчеләрнең күпсанлы мөрәҗәгатьләреннән соң кабул ителгән. Алар «Ромашка» системасы аша да, шулай ук социаль челтәрләргә язып та, объектның канәгатьләнерлек хәлдә булмавына зарланган. Ниһаять, аларны ишеттеләр.
Район башлыгы Марат Гирфанов хәбәр иткәнчә, проблема нәкъ менә халыкның үҗәтлеге аркасында, шәһәр администрациясе контролендә булган.
Рәсми каналлардан тыш, җир асты юл кичүе торышы мәсьәләсе социаль челтәрләрдә дә киң фикер алышуга китерде. Социаль челтәрләргә корылманың аяныч хәлен ачык күрсәтә торган видеоязмалар урнаштырдылар, халыктан килгән шикаятьләрне куйдылар.
Шушы тирәдә яшәүче Гөлфия Ханиева әйтүенчә, ремонт эшләре үткәрүгә алынулары бик шатлыклы. “Димәк, боз кузгалган, - ди ул. – Чайковский урамында машиналар хәрәкәте бик күп. Юл аркылы чыгу өчен халык җир асты кичүеннән файдалана. Чыннан да, аның эчке ягы бик начар хәлдә, стеналарда штукатуркалары кубып төшкән, лампочкаларның да кайсы яна, кайсы юк иде”, - ди.
Шулай итеп, хакимият белән кире элемтә булдыру өчен цифрлы платформаларны да, игътибар җәлеп итү өчен башка мәйданчыкларны да кулланган халыкның уртак тырышлыгы ачык бер нәтиҗәгә китерде — Чайковский урамындагы күптән көтелгән җир асты кичүен ремонтлау башланды.
фото: ЛМР сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев