Лениногорскиның грек-рим көрәшчеләре уңышы
Бу араларда 3нче спорт мәктәбенең грек-рим көрәше бүлегендә шөгыльләнүче спортчылар Урыссу поселогында һәм Можга шәһәрендә спорт ярышларында катнашып, уңышлар белән кайттылар.
Урыссу поселогында грек-рим көрәше буенча региональ турнир үтте. Анда Татарстан, Башкортстан, Оренбург өлкәсеннән 170 спортчы катнашты. Ярышлар СВОда һәлак булган Ютазы хәрбиләре истәлегенә багышланды.
Үз үлчәү категориясендә беренче урынны безнең көрәшче - Антонов Павел алды, ул 13нче мәктәп укучысы.
Үз үлчәү категориясендә икенче урында – Радмир Мортазин, 5нче мәктәп укучысы.
Өченче урында: Хабибуллин Ринат, 11нче гимназия. Иванов Кирилл, 11нче гимназия. Саримов Раяз, 12нче лицей. Рамазанов Магомед, 7нче мәктәп.
Бишенче урында - Казыханов Әмирхан, 5нче мәктәп. Габриелян Генри, 2нче мәктәп.
Можга шәһәрендә грек-рим көрәше буенча 18 яшькә кадәргеләр арасында бөтенроссия ярышлары узды.
Илнең 16 төбәгеннән 200дән артык спортчы катнашты. Ярышта 3нче спорт мәктәбе көрәшчеләре яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.
Үз үлчәү категориясендә икенче урынны Даниил Неустроев алды, 6нчы мәктәп укучысы.
Өченче урында – Ильмир Марданшин Ильмир, ЛПК студенты.
фотолар: 3нче спорт мәктәбе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев