Лениногорскиның “Ихлас” мәчетендә Коръән уку буенча конкурс узды
Кызларның һәм ханымнарның Коръәнне өйрәнергә һәм ятларга омтылуы - уңай күренеш.
Лениногорск мөхтәсибәтендә Коръән уку бәйгесе, гадәттәгечә, Рамазан аенда үткәрелә. Ул дин белемен ныгыту һәм Коръән сүрәләрен матур итеп уку өчен балаларны һәм хатын-кызларны берләштерә.
Быел кызлар “Әл-Бәкарә” сүрәсенең соңгы 2 аятен, ә хатын-кызлар “Ән-Нур” сүрәсен яттан укыдылар.
Чарада 20дән артык апалар һәм кызлар катнашты, алар арасыннан жюри өчәр призлы урынны билгеләде.
Кызлар арасында: Кимие, Осия, Мәрьям.
Хатын-кызлар арасында: Нуриәхмәтова Айша, Рәхимова Галия, Дәүләтшина Рушания.
Иң кечкенә катнашучы Әминә Моратовага 5 яшь, аңа сүрәләрне өйрәтергә әбисе ярдәм иткән. Иң өлкәне –Зәй-Каратайдан Расиха апа, 85 яшь. Алар игътибар үзәгендә иде, жюри һәм тамашачыларның соклануын уятты.
Татар телендәге мәгънәви тәрҗемәне Раушан апа Нигъмәтуллина бик яхшы башкарды.
Барлык катнашучылар, призерлар кыйммәтле бүләкләр алды, дип хәбәр итә Лениногорск мөхтәсибәте.
фотолар: мөхтәсибәттән


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев