Лениногорскиның «Ихлас» мәчетендә кызлар өчен әхлакый-тәрбияви курслар эшли
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның «Ихлас» мәчетендә кызлар өчен әхлакый-тәрбияви курслар эшли

Июнь аенда биредә ир балалар өчен лагерь эшләде. Хәзер кызлар өчен курслар бара.

Лениногорскиның “Ихлас” мәчетендә әхлакый-сәләмәтләндерү курсларына нигезләнгән кызлар өчен  лагерь 10 июльдә үз ишекләрен ачты.

Биредә  алар белән игътибарлы, диккатьле вожатыйлар эшли.

Балалар  өчен 4 тапкыр ашату оештырылган.

 Иртәнге аштан соң дини дәресләр башлана. Аннары бергә өйлә намазын укыгач, төшке аш ашыйлар. Аннары төрле кызыклы программа каралган. Экскурсияләр, квестлар, уеннар, викториналар, мастер-класслар. 

 

Фото: мөхтәсибәттән.

 


Нет комментариев