Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре җәйге ялны Байкалда, Абхазиядә үткәрде

Җәйге ял.

Лениногорск мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре туганнары белән – барлыгы - 70 кеше, Абхазиянең Кара диңгез ярында ял итеп кайтты. Гомумроссия мәгариф профсоюзының Лениногорск территориаль оешмасы профсоюз әгъзалары өчен ел саен диңгездә ял оештыра.

Юлда поездда лото һәм шашка уеннары җиңүчеләре ачыкланды, барысы да профсоюздан бүләкләр алды. "Абхазиягә профсоюз белән!” фотоконкурсында да катнашканнар. 

Лениногорск мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы Байкал күленә авиатур оештырды. “Безнең бөтен төркемнән профсоюзга Байкалны күрү мөмкинлеге тудырган өчен рәхмәт әйтәсе килә. Мондагы  матурлыкны берни белән дә чагыштырып булмый. Нинди бөек һәм бай илдә яшәвебезне, нинди хәзинәләргә ия булуыбызны хәзер генә аңлый башлыйсың!"- дип рәхмәтен һәм сәяхәтенә соклануын белдерә Лениногорск шәһәренең 2 нче мәктәбе укытучысы Ирина Бурдина.

 

Мәгълүмат Лениногорск мәгариф хезмәткәрләре профосоюзы оешмасы сайтыннан алынды. 

фотолар: https://prof-obr-len.ucoz.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев