Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның Мәшгульлек үзәгендә ремонт эшләре бара

Үзәк бердәм стильдә яңартылачак.

Март ахырында халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Лениногорск районы буенча идарәсендә ремонт эшләре башланды. Учреждениене модернизацияләү «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

«Ремонт тулы куәтенә бара. Хәзерге вакытта эшчеләр демонтаж эшләрен тәмамлыйлар. Аннары эчке бүлмәләрне ясау башланачак, идәнне керамогранит плитәләр белән каплаячаклар, шулай ук түшәмнәр  дә ясалачак (навесной була) яктырткычларны алыштыру булачак», - ди Мәшгульлек үзәге директоры Лилия Шаһиева.

 Яңартылган кадрлар үзәге бердәм фирма стилендә ясалачак, моннан тыш техник база тулысынча яңартылачак.

 Финанслау республика бюджетыннан башкарыла.

 

фотолар: Мәшгульлек үзәгеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев