Лениногорскиның территориаль иҗтимагый үзидарәләре бүләкләнде
Казан Ратушасында 2024 ел йомгаклары буенча «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләделәр.
Быел әлеге конкурска республиканың территориаль иҗтимагый үзидарәләрдән 183 гариза кергән. Конкурска йомгак өч төркем буенча ясалган.
Быел әлеге конкурста безнең Лениногорскидан җиде ТОС иң яхшылар исемлегенә кергән һәм грантлар откан.
Җиңүче булып 13нче территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе билгеләнгән. Призерлар исемлегендә – 4нче, 6нчы, 7нче, 10нчы, 9нчы, 3нче ТОСлар.
Республикада барлыгы 494 территориаль иҗтимагый үзидарә эшли, Лениногорскида алар – 13.
Грантлар хисабына ТОСлар үзләренең игелекле эшләрен тормышка ашыра алачак, болар: микрорайондагы ишегалларын төзекләндерү, спорт, мәдәни чаралар оештыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев