Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музеенда «Безнең дус Юлдаш» конкурсына нәтиҗә ясадылар

Лениногорск районы буенча балалар юл күрсәткече герое билгеләнде, глобус формасында башына түбәтәй кигән Юлдаш ул.

 Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музее  Юлдаш – юл күрсәткеч, ягъни Лениногорск районы буенча сәяхәттә юл күрсәткече героен ачыклар өчен апрель аенда рәсем конкурсы игълан иткән иде.

“Әлеге конкурс - “Юлдаш белән сәяхәт итәбез” юл күрсәткечен оештыруның бер өлеше. Проект мәдәни инициативаларның Президент фонды гранты ярдәмен алган иде. Без башта “Туган як могҗизалары” дигән рәсем конкурсы үткәрдек. Аннары “Юлдаш белән сәяхәт итәбез” юл күрсәткечен ачыклау өчен балалар арасында икенче рәсем конкурсы уздырдык”, - дип сөйли музей хезмәткәре Айгөл Рәхимова.

Бәйге шарты буенча конкурста катнашучылар Юлдаш персонажын ясарга тиеш булганнар. Музей хезмәткәрләре әйтүенчә, алар төрле персонаж геройлары рәсемнәре кабул иткәннәр. Конкурска 43 эш килгән. Шулар арасыннан жюри бер рәсемне сайлаган.

11нче гимназиянең 4нче сыйныф укучысы Владислав Рассказов Юлдашны глобус формасында ясаган, башына түбәтәй кигезеп куйган.

Әлеге персонаж – юл күрсәткеч Лениногорск районының 20 данлыклы, тарихи урыннары турында сөйләячәк, аның хикәясе фотографияләр, балалар рәсемнәре белән тулыландырылачак.

Музей хезмәткәре Айгөл Рәхимова әйтүенчә, грант проектының алдагы этабы – ул Юлдашны рәсемдә генә калдырмыйча, аны пичәтләү, кулга тотып карау мөмкинлеге булдыру.

“Сентябрь-октябрь аенда киң аудиториягә Лениногорск районы буенча булачак юл күрсәткечен – “Юлдаш белән сәяхәт итәбез” проектын тәкъдим итәчәкбез”, - ди Айгөл Рәхимова.

фото: Туган якны өйрәнү музееннан.

Владислав Рассказов ясаган персонаж – Юлдаш

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев