Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның Үзәк китапханәсе Җәүдәт Дәрзаманның тууына 80 ел тулу уңаеннан төбәкара акция башлап җибәрде

Әдәбият сөючеләрне чакыралар

Лениногорскиның Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәсе якташ шагыйребез, язучыбыз  Җәүдәт Дәрзаманның тууына 80 ел тулуга багышланган төбәкара акция башлап җибәрде

«Дәрзаман әсәрләрен укыйбыз» акциясе 1 октябрьдән башланды, 15 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Акциядә катнашучыларга яшь чиге билгеләнмәгән. Дәрзаман әсәрен укып, видеога төшереп, ВКонтакте социаль челтәренә урнаштырырга, видеога хэштеглар куярга.

Шулай ук Лениногорск үзәк китапханәсенең ВКонтакте социаль челтәренә язылган булу шарт.

Видеолар ике телдә кабул ителә.

Тулырак мәгълүматны үзәк китапханәдән белешә аласыз. 

Җәүдәт Харис улы Дәрзаманов – күренекле татар шагыйре, язучы, журналист. Ш. Бикчурин (2002) һәм С. Сөләйманова (2009) исемендәге премияләр лауреаты. Ул 1945 елның 13 октябрендә Сугышлы авылында туган.   2019 елның 25 февральдә вафат булган. Җәүдәт Дәрзаман шигырьләре мәктәп дәреслекләренә кертелгән.  

 

#Дәрзаман80 #ҖәүдәтДәрзаман

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җәүдәт Дәрзаман Дәрзаман әсәрләрен укыйбыз