Лениногорскиның үзәк китапханәсендә «Әкияттә кунакта» уен-сәяхәт узды
Балалар уйнап мәш килде.
Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә 1 июньнән 5 июньгә кадәр мәктәп яны лагерьларына йөрүче укучылар өчен «Әкияттә кунакта» дип исемләнгән уен - сәяхәт узды.
Чара барышында балалар татар һәм рус әкиятләрен искә төшерделәр, «тукталыш»ларда төрле биремнәр үтәделәр. Әкиятләрне яхшы белүләре чарада катнашучыларга сынауларны җиңел үтәргә булышты.
Ә чараның бизәге – әкият герое, Убырлы Карчык иде. Балалар урман кунагының сорауларына җавап бирделәр, бергәләп «Яулык», «Көн һәм төн», «Кем тизрәк», «Әкиятләрне беләсеңме?" уеннарында катнаштылар.
Очрашу ахырында балалар үзләре дә артистлык сәләтен сынап карады, алар «Репка» («Шалкан») рус халык әкиятен сәхнәләштерделәр. Кулларына махсус курчаклар киеп, уйнадылар.
Баалар өчен чара күңелле һәм мавыктыргыч узды.
фотолар: үзәк китапханәдән




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев