Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның үзәк китапханәсендә шагыйрә, композитор Людмила Аланлы белән очрашу үтте (+фотолар)

Очрашуга җыр-моң сөючеләр, әдәбият-мәдәният белән кызыксынучылар килде.

Людмила Аланлы – күпкырлы шәхес. Р.Төхвәтуллин исемендәге әдәби бүләк иясе, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә, композитор, җырчы .

Ул шигырьләр яза, бүгенге көндә 3 китап авторы. Шулай ук шигырь юлларын көйгә сала, композиторлык эшчәнлеген алып бара. Шигырьләре арасында туган якка, мәхәббәт темасы аерым урын алып тора. 

Лениногорскиның Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә узган очрашуга залда утыручыларга мөрәҗәгать итеп: “Сезне сагынып килдем. Сез бит минем райондашларым”, - диде. Ул хәзерге вакытта Әлмәттә яши, иҗат итә, ире белән кыз һәм малай үстерәләр.

Федотовка авылында туып-үскән Людмила мәктәптә укыган чагында беренче шигырен язган булган. “Ул герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган иде. Кызганыч, саклап калмаганмын инде. Ул чакта бала гына булганмын, моны чынга алмаганмындыр, күрәсең”, - ди. 

Ә менә Лениногорск педучилищесында укыганда шигырьләр яза башлый, монда укытучысы Миңнур Ханнанова була. 

Шул елларда көйләр дөньясына кереп китә. “Ноталарын күтәреп, Фәйзи абый, карап чыгыгыз әле. Дип минем янга килә иде”, - дип истәлекләре белән уртаклашты, чарада катнашкан композитор Фәйзи Хөснуллин.

Лениногорскиның 11нче гимназия укучылары Людмила Аланлының шигырьләрен ятлап килгәннәр иде, алар сәнгатьле итеп сөйләделәр. Шагыйрә аларга соңыннан китапларын бүләк итте. 

Очрашу әңгәмә рәвешендә узды. Чараны алып баручы -  Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлеге мөдире, Бөтендөнья татар конгрессының Лениногорск бүлекчәсе җитәкчесе Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова Людмилага сораулар биреп, аның иҗаты белән якыннан таныштырды. Сүз уңаеннан, алар бик якын дуслар, студент чакта тулай торакта бер бүлмәдә яшәгән булганнар.

Людмила Аланлы хезмәттәшлек иткән авторларын да әйтеп узды. Шагыйрә Зинаида Захарова белән унга якын җыры бар, Рәмзия Габделхакова сүзләренә көйләр иҗат итә, әлбәттә, үзенең авылдашы, Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхимнең шигырьләренә көй язган, быел аның шигыренә язылган дүртенче җыр да дөнья күрәчәк, дип ышандырды. 

Моннан тыш Лениногорск язучылары: Таһир Шәмсуаров, Мәһәрша Вәлиуллова сүзләренә көйләр иҗат иткән. 

Чара барышында залдан да сораулар яңгырады, иң ошаган сорауга Людмила китабын да бүләк итте.

Әлбәттә, җырларсыз узмады, иң матур җырларын бүләк итте, шигырьләр сөйләде. Аның шигырьләрен дә якташларыбыз сәнгатьле итеп укыды.

Р.Мостафина фотолары.

Фотолар түбәндә, «Галерея» бүлегендә дә бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев