Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Мәктәпләрдә 2025 елның сентябреннән башлап «Безнең төбәк тарихы» дәресе булачак

Россия Мәгариф министрлыгының боерыгы норматив-хокукый актлар проектларының федераль порталында чыкты.

2025 елның 1 сентябреннән 5-7 сыйныфлар өчен Россия тарихы фәне «Безнең төбәк тарихы» модуле белән тулыландырылачак.

«Безнең төбәк тарихы» дигән яңа курска Россия халыкларының рухи-әхлакый культурасы нигезләре кертеләчәк. Уку курсы кысаларында укучыларга ил халыкларының мәдәни торышларының күптөрлелеге кыйммәтләре, халыклар традицияләре, милләтара һәм диннәрара татулык һ.б. белән кызыксынуны хуплау турында сөйләячәкләр. Укучылар шулай ук төрле халыкларның үзара ярдәмләшү һәм хезмәттәшлек итүнең тарихи мисаллары турында беләчәк.

Болар барысы да милли һәм этник кыйммәтләргә, дини хисләргә, Россия дәүләт символларына ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итәр дип көтелә.

 

https://tatar-inform.tatar/news/maktaplarda-2025-elnyn-sentyabrennan-baslap-beznen-tobak-tarixy-darese-bulacak-5882120

фото: https://tatar-inform.tatar/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев