“Малыш” паркымы яки Ленин исемендәге мәйданмы: 2027 елда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү дәвам итә
2027 елда өстенлекле рәвештә төзекләндереләчәк объектларны сайлау өчен оештырылган бөтенроссия тавыш бирү дәвам итә.
Лениногорскида тавыш бирүгә 4 объект – 4 иҗтимагый киңлек чыгарылган.
Болар:
- “Малыш” паркы
- автовокзал янындагы скейт-парк
- Ленин исемендәге мәйдан
- Ленин проспекты (Моряков урамыннан Куйбышев урамына кадәр).
Иҗтимагый киңлекләрне сайлауда 14 яше тулган һәркем катнаша ала. Моның өчен кулда смартфон һәм “Госуслуги” кушымтасы булу кирәк.
Тавыш бирү zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында бара.
Бөтенроссия онлайн-тавыш бирүе 12 июньгә кадәр «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формаштыру» федераль программасы кысаларында үткәрелә.
Лениногорскида тавыш бирү нәтиҗәсендә төзекләндерелгән парклар бар. Алар: “Юбилейный”, “Яшьлек” һәм “Мәхәббәт” парклары.
"Юбилейный" – зур төзекләндерүдән соң шәһәрнең иң яраткан иҗтимагый киңлекләренең берсенә әверелде. Биредә зур бәйрәмнәр оештырыла. Биредә без Яңа ел чыршысын кабызабыз, Яңа елны чараларын үткәрәбез, Шәһәр көнен һәм Республика көнен бәйрәм итәргә җыелабыз. Биредә балаларга актив ял итү өчен уен корылмалары, скейт-мәйданчык бар. Моннан тыш, биредә «Курше» республика проекты буенча оештырылган чаралар да актив узды.
«Яшьлек» экстрим-паркын төзекләндерү нәтиҗәсендә яшүсмерләр һәм яшьләрнең самокатларда, велосипедларда йөрү өчен урын барлыкка килде.
Паркта самокатларда шуу өчен ике памп-трек бар. Монда яктырту үткәрелде, брусчатка җәелде, җәяүлеләр сукмаклары төзекләндерелде. Төрле массакүләм чаралар уздыру өчен зур мәйданчык төзелде. Тренажерлар, велосипед һәм җәяүлеләр юллары бар. Эшләр 2023-2024 елларда башкарылган.
“Мәхәббәт” паркы исә – шулай ук матур, тыныч урыннарның берсе. Монда яшеллек күп, салмак кына су агышын күзәтергә була, балалар өчен уен мәйданчыгы да бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев