Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Махсус операциядәгеләрнең балалары югары уку йортларына аерым квота буенча керә ала

Абитуриент шулай ук индивидуаль казанышларын раслый торган документлар бирә ала.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары Россия вузларындагы бюджет урыннарына аерым квота буенча керергә хокуклы, ул һәр юнәлеш буенча урыннарның гомуми саныннан кимендә 10 процентны тәшкил итә, дип белдерде КПРФтан сенатор Айрат Гыйбатдинов.

Ул аңлатканча, әлеге преференция гамәлдәге мәгариф законнарында язылган конкурста ташламалы катнашу механизмы булып тора. Квота эчендә аерым конкурс уздырыла, һәм абитуриентлар барлык керүчеләр белән түгел, ә бары тик үзара гына ярыша. Бу Ватанны саклаучыларның гаилә әгъзаларына ташламалы шартларда югары белем алуга дәгъва кылырга мөмкинлек бирә.

Югары уку йортына керү өчен РФ паспорты, белем турында аттестат бирергә, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучының баласы булу статусын расларга кирәк. Абитуриент шулай ук индивидуаль казанышларын раслый торган документлар бирә ала.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев