Махсус хәрби операция катнашучысының кызы туды
Шатлыклы вакыйга
Лениногорск ЗАГС бүлегендә 12 ноябрьдә Гыйрфановлар гаиләсендә бишенче бала – кечкенә Амелия тууы теркәлде.
Кызчыкның әтисе белән әнисе – Рәшит белән Аэйлита 2015 елда танышканнар, бер-берсен ошатып йөргәч, 2017 елда туй ясыйлар.
Рәшит 2017 елдан Россия Армиясе сафларында хезмәт итү өчен берничә тапкыр контракт төзегән. Гаилә башлыгы хезмәт иткән вакытта гаиләгә төрле урыннарда яшәргә туры килгән. Хәзер алар Зәй-Каратай авылында үз йортларында яшиләр.
Ил өчен авыр вакытта Рәшит битарафлык күрсәтмичә, янәдән Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, СВО зонасына китә. Ватаныбызны саклау буенча үзенең гражданлык бурычын үти. «Батырлык өчен” медале бар.
Гыйрфановлар гаиләсен кызлары тууы белән котлыйбыз! Тизрәк әтисе өйгә кайтсын, кыз бәхетле гаиләдә үссен.
фото: ЗАГС бүлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев