Менделеевскида химия-технология көллияте төзелеше башлана
Агымдагы елда Менделеевскида яңа химия-технология көллияте төзелә башлаячак.
Хәзерге вакытта проект документациясен эшләү төгәлләнеп килә, дип хәбәр итте Менделеевск районы башлыгы Роберт Искәндәров халык белән туры эфир барышында.
Искәндәров сүзләренчә, яңа кампус 240 студентка исәпләнгән уку корпусын һәм 130 урынга исәпләнгән тулай торакны үз эченә алачак. Проектның якынча бәясе 1,8 миллиард сум тәшкил итә. Финанслауның яртысын «Аммоний» предприятиесе, икенче яртысын республика бирәчәк.
Көллият төзелеше – районның химия промышленносте предприятиеләре өчен кадрлар әзерләүгә һәм иртә һөнәри юнәлеш бирүгә юнәлдерелгән киң колачлы белем бирү кластерының бер өлеше. Бүгенге көндә җирле студентлар күрше муниципалитетларда белем алырга мәҗбүр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев