Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Шәһәр һәм район Советлары сессиясендә Лениногорск районының Бөек Ватан сугышы ветераннарына “Мактаулы гражданин” исеме бирелү мәсьәләсе каралды

Ветераннарга - хөрмәт

Мэриянең утырышлар залында Лениногорск муниципаль районы һәм Лениногорск шәһәре Советларының берләштерелгән сессиясе узды.

Сессиядә берничә сорау каралды. Алар арасында Лениногорск муниципаль районының Мактаулы гражданы исеме турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү, Лениногорск шәһәре территориясен төзекләндерү кагыйдәләре һәм  Лениногорск  балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе составына үзгәрешләр кертү.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан 2025 елның 1 мартына кадәр Бөек Ватан сугышында катнашучыларга «Мактаулы гражданин» исемен бирү йөкләмәсе бирелде. Лениногорск муниципаль районында бүгенге көндә 5  Бөек Ватан сугышы ветераны исән-сау.

Алар: Биктаһиров Габдерахман Зиятдинович (1927нче елгы), Ванюков Александр Ефимович (1926нчы елгы), Рукавишников Дмитрий Николаевич (1927нче елгы), Сафуанов Исмәгыйль Сафуанович (1926 нчы елгы), Чатуров Андрей Дмитриевич (1927нче елгы).

Әлеге ветераннарга Мактаулы гражданин исеме биреләчәк.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев