Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә тарих буенча өстәмә курс кертергә җыена
ЯҢАЛЫКЛАР

Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә тарих буенча өстәмә курс кертергә җыена

Ахыргы карарны уку елы башында игълан итү планлаштырыла

Мәктәпләрдә тарих дәресләре кысаларында «Россия – минем тарихым» курсы барлыкка килергә мөмкин, аны кертү турында фикер алышалар. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

«Без бу курсны («Россия – минем тарихым») кертү турында фикер алышабыз, һәм ул тарих дәресләре кысаларында барлыкка килергә мөмкин. Әлеге курс 10 яки 11 сыйныфта булачак», - диде РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында мәгариф министры Сергей Кравцов.

Ахыргы карарны уку елы башында игълан итү планлаштырыла, ул ашыгыч кабул ителергә тиеш түгел.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/magarif-ministrlygy-maktaplarda-tarix-buenca-ostama-kurs-kerterga-yena-5856307

 


Нет комментариев