Мичурин авылы халкы яңа фельдшер-акушерлык пунктлы булды (+ фотолар)
Мичурин авылы халкына Яңа ел бүләгенең зурысы эләкте: яңа фельдшер-акушерлык пункты ишекләрен ачты.
Авыл халкы яңа медпунктка нигез салынуга ук яңа объектның төзелүен түземсезлек белән көтте. Төзелеш эшләрен тиз тоттылар.
«Хәзер безнең авылда да әфлисун төсендәге матур бина – яңа медпункт бар. Әлбәттә, фельдшер-акушерлык пункты кирәк иде. Без Лениногорск шәһәреннән ерак торабыз. Һәрвакыт шәһәргә барып йөреп булмый. Шунлыктан гел үзебезнең медпунктка гына мөрәҗәгать итәбез. Без диспансеризацияне үтәбез, прививкаларга йөрибез, кабул итүгә киләбез. Яңа бинага бик шатландык, безнең сәламәтлекне кайгыртуга озак эшләсен”, - дип фикерләре белән уртаклаштылар Сания Вахитова һәм Алия Зәйнакова.
Чыннан да, ФАП ачылу белән авыл халкына уңайлы шартларда процедураларны, прививкаларны кабул итү, тикшеренү узу, тар белгечлек табибларына кабул итүгә язылу мөмкинчелеге булды. Яңа ФАП Совет урамы, 28А йорты адресы буенча урнашкан.
«Бина 1982 елда төзелгән, ул ФАП өчен яраклаштырылган, без анда 1995 елда күчтек. Бина зур, киң, тик шартлары бик үк уңайлы түгел иде. Җылы су юк, кышын салкынча. Яңа бинаны көтеп алдык”, - ди ФАП мөдире Ольга Григорьева.
Ә хәзер яңа бина, җылы, якты, мебель бар, заманча медицина җиһазлары да. Су белән тәэмин ителгән, вентиляция куелган, санузел ясалган, видеокүзәтү бар, индивидуаль җылыту белән эшли.
Ольга Григорьева Мичуринда 200 кешегә хезмәт күрсәтә, 21 бала да бар. Моннан тыш, Кирлегәч авылы халкы да аның карамагында. Ул авылга исә Лениногорск үзәк хастаханәсе тарафыннан бирелгән машина белән үзе бара. “Чакыруларга тәүлекнең төрле вакытында чыгып китәргә туры килә”, - ди ул. Ольга ханым Мичуринга юллама буенча эшкә килгән булган да, монда кияүгә чыгып, балалар үстереп, эшләргә калган. Аның янында ярдәмчесе – кече шәфкать туташы Светлана Григорьева.
Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга Лениногорск районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов, үзәк район хастаханәсе баш табибы Равил Шагиев килде. “Авыл кешеләре өчен яңа ФАП булу зур әһәмияткә ия, бу медицина ярдәмен тизрәк алырга мөмкинлек бирәчәк. Барыгызга да сәламәтлек, табибларга профилактик максатларында гына мөрәҗәгать итүегезне телим", - диде Марат Гирфанов.
“Районда чираттагы медицина объекты сафка басты. Әлбәттә, авыл халкына – зур бүләк. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика җитәкчелеге, Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән барлыкка килде. Иң мөһиме - авыл халкына медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфаты яхшыра һәм аннан һәркем файдалана ала, - диде баш табиб Равил Шагиев. Ул шулай ук сәламәтлек сагында торучы медицина хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.
- Белешмә.
- Мичурин авылындагы яңа ФАП “Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты кысаларында сәламәтлек саклауныңберенчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелде. Бу – Лениногорск районында 14нче фельдшер-акушерлык бинасы.
фотолар: үзәк хастаханә матбугат хезмәте, https://vk.com/album-196122368_305561517
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев