Мин Лениногорскины яратам (сораштыру)
Шәһәрнең - 60, "Лениногорскнефть" идарәсенең 70 еллыгына әзерлек кызганнан-кыза бара. Әле менә 13 апрельдә Лениногорск үзенең дусларын Казанда да җыеп алачак. Моңа әзерлек күптән бара инде: шәһәр һәм район җитештерүчеләре эшләнмәләреннән торган бик зур күргәзмә оештырылачак. Үзешчән артистлар, коллективлар кат-кат репетиция ясый. Менә әзерлекнең шулай кызган көннәрендә без дә сораштыру...
Миләүшә Идиятова, җырчы:
Шәһәрне яратыр сәбәпләрем күп. Лениногорск - яшьлегем каласы ул. Хәзер биредә 30 елга якын яшим. Иң гүзәл яшьлек, студент елларым шунда үтте. Иң беренче сәхнәгә аяк басуым да Лениногорск сәхнәсе иде. Аның халкы, тамашачысы мине җылы кабул итеп, концертыма килде. Аннан соң шәһәр яшеллеге белән бик матур, монда тыныч, аулак.
- Хәзер Казанда укыйм һәм туган шәһәремне бик сагынам. Башкалабыздан аермалы буларак, безнең шәһәр бик тыныч. Шул тынычлык сагындыра. Инде ничә ел Казанда яшәгәч, хәзер Лениногорск миңа студентлар өчен күңелсезрәктер, барырга урын юк кебек тоела. Ләкин быел бик күп төзелешләр алып барылганлыгын беләм. Арада спорт объектлары да, яшьләр өчен каралганнары да бик күп. Димәк, шәһәр яшьләргә яраклаша бара. Һәр кайткач үзгәреш сизәм. Үзем парк янында яшәгәчтен, гаиләм белән шунда йөрергә яратам. Казаннан Лениногорскига кайткан саен яңа көч алам һәм ял итеп китәм. Казанда безнекеләрнең концерт куюы турында ишетмәгән идем әле. Бара алмам кебек, ләкин вакыт табарга тырышып карыйм.
- Мин тумышым белән Иске Шөгер авылыннан. Авылны-шәһәрне аерып карамыйм, чөнки Лениногорскида нигездә тирә-як авыллардан чыккан төрле милләт кешеләре яши. Күп җирдә булырга туры килсә дә, безнең як кебек ямьле төбәкне күргәнем юк, халкы да сабырлыгы, мәрхәмәтлелеге белән аерылып тора. Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев