Киләсе  елдан педагогик югары уку йортлары абитуриентлары өчен профильле БДИ кертеләчәк
ЯҢАЛЫКЛАР

Киләсе елдан педагогик югары уку йортлары абитуриентлары өчен профильле БДИ кертеләчәк

Педагогик югары уку йортларын сайлаган абитуриентлар 2027 елдан башлап сайланган әзерлек юнәлешенә туры килә торган фән буенча профильле бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) тапшырачак.

Бу хакта «РИА Новости»га РФ мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, элек булачак укытучылар укырга кергәндә профильле предмет буенча имтихан тапшыра иде: мәсәлән, математика укытучысын әзерләү юнәлешенә – математика, ә тарихка – тарих. Соңрак бу системадан баш тарттылар, әмма 2027 елдан аны кире кайтарырга планлаштыралар.

Хәзер педагогик югары уку йортлары абитуриентлары профиль имтиханы урынына мәҗбүри керү сынавы буларак җәмгыять белемен тапшыралар.

Шул ук вакытта Мәгариф министрлыгы 2027 елда БДИны җитди үзгәртергә планлаштырмый. Кравцов элегрәк ведомство биремнәрне катлауландырырга һәм имтиханда масштаблы үзгәрешләр әзерләргә җыенмый, дип әйткән иде.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

 


Нет комментариев