ҖӘМГЫЯТЬ

«Туган тел фест» республика конкурс-премиясендә укытучыларга акчалата премияләр тапшырылачак

«Туган тел фест» республика конкурс-премиясе 26 сентябрьдә 10:00 сәгатьтә Бәшир Рәмиев исемендәге яңа IT-паркта булачак.

Чарага татар теле укытучыларын, тәрбиячеләрне, педагогларны чакыралар. Кунакларга сертификатлар һәм бүләкләр әзерләнгән. Моннан тыш, файдалы остаханәләр һәм концерт та булачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында хәбәр иттеләр.

2022 елда башланып, быел инде сигезенче тапкыр уза торган «Туган тел фестивале» Татарстанның авыл, район һәм шәһәрләрендә татар телендә белем һәм тәрбия бирүче укытучылар белән тәрбиячеләрне берләштерә. Нәтиҗәдә, 4 ел дәвамында фестиваль 1500 дән артык катнашучыны җыйды. Бу елларда төрле мастер-класслар, методик ачык дәресләр, осталык сессияләре һәм тәҗрибә уртаклашу мәйданчыклары үткәрелде. Быел фестиваль яңа дәрәҗәгә күтәрелде. Беренче тапкыр «Туган тел фестивале» Казанда мәктәпкәчә белем бирү тәрбиячеләре һәм укытучылары өчен республикакүләм һөнәри конкурс-премия буларак узачак. Татарстанның бөтен районнарыннан 400дән артык катнашучы киләчәк.

Республиканың иң актив һәм иҗади педагогларын берләштергән фестиваль татар телен өйрәтүче тәрбиячеләр арасында тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгына, мәдәни кодны саклауга юнәлтелгән зур милли хәрәкәткә әйләнде.

«Фестивальдә аерым җылы, искиткеч рәхәт мохит. Тәрбиячеләрнең җанын, тәнен биреп, үз эшләрен шулкадәр яратып, ихлас башкаруы – республикабызның зур байлыгы. «Алтыда белгән ана телен, алтмышта да онытмас», – диләр. Балалар – туган телебезнең киләчәге. Аларга әлеге мохитне, телебезнең кирәклеген сеңдерү мөһим», – ди ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов фестиваль турында.

 https://tatar-inform.tatar

 

 


Нет комментариев