Лениногорскида шәһәркүләм өмә узачак
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида шәһәркүләм өмә узачак

«Чисталык – җыештырган җирдә түгел, ә чүпләмәгән җирдә”, дигән мәгълүм мәкальгә бераз үзгәреш кертеп, җыештырган урында һәм чисталыкны саклаган урында, диясе килә.

Чүпкә батырга ирек бирмичә, чистартып куюга ни җитә. Һәм, әлбәттә, җыештырганнан соң, чисталыкны саклый белергә дә кирәк. Җәй буе чүпләгәнне чистартырга вакыт җитте. Шунлыктан 26 сентябрьдә Лениногорскида гомум шәһәр өмәсе игълан иттеләр. 

Хәзер күп җирләрдә коелган, кипкән яфраклар, аларны да җыештырырга кирәк. Шулай ук кайбер урыннарда җәйдән бирле тора торган конфет, туңдырма кәгазьләре, баллы су шешәләре.  

Кайбер предприятие-оешмалар өмәләрне даими рәвештә, сишәмбе көнендә үткәреп торалар. Шулай булса да, чүп көн саен чыгып тора, җыела. Әйдәгез, бергәләп, тирә-ягыбызны чистартырга өлеш кертик. 

 

фото: Сергей Трусов

 


Нет комментариев