Татарстанда ягу сезоны алдыннан мошенниклар халыкка коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар турында ялган хәбәрләр җибәрә башлады. Бурычны фишинг сылтамалары аша түләргә тәкъдим итәләр.
Бу хакта үз социаль челтәрләрендә татарстанлыларны ТР цифрлар министрлыгы кисәтте. Мондый сылтама буенча күчеп, кеше җинаятьчеләргә «Госуслуг» һәм банк кушымталарыннан мәгълүмат бирергә мөмкин.
Җинаятьчеләрдән саклану өчен, хәбәрләрдән сылтамалар буенча күчмәскә киңәш ителә. Шулай ук «куркынычсыз режим» кулланырга кирәк. Мәгълүматны тикшерү һәм ашыгыч карарлар кабул итмәү мөһим. Әгәр хәбәр шик тудырса, бурычлар турындагы мәгълүматларны рәсми сервислар аша яки турыдан-туры идарәче компаниядә ачыклау яхшырак.
Нет комментариев